Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Апрельнең соңгы көнендә Татарстанда яңгыр явачак

Көндез 24, 26 градус җылы.

Татарстанда ял көннәрендә һава шартлары янә үзгәрәчәк, әмма температура фонының сизелерлек түбәнәюе көтелми. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Шимбә көнне, 29 апрельдә, явым-төшем ихтималы аз, җил төньяк-көнчыгыштан (көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр көчәя) исәчәк һәм юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Һава температурасы төнлә +4..+9, көндез +21..+26 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе көнне, 30 апрельдә исә «көнбатыш циклонның атмосфера фронтлары узган вакытта» төбәктә бераз яңгыр (көндез урыны белән) явачак, дип искәртә синоптиклар.

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең юнәлеше төньяк-көнбатышка үзгәрәчәк һәм тизлеге урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +8..+13, көндез +19..+24 градус (көнчыгышта +26 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе, 1 һәм 2 майда, Татарстан «җылы һәм тотрыксыз һава массасында кала». Атмосфера фронтлары йогынтысы зонасында урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һава температурасы +21..+26 градус, 2 майда республиканың көнбатышында +18..+23 градус тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев