Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Авыл хуҗалыгы тармагында иң зур хезмәт хакын түләгән районнар билгеле

Соңгы 4 елда хезмәт хакы 62 процентка арткан.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакын әйтте.

Җәббаров сүзләренчә, соңгы 4 елда хезмәт хакы 62 процентка арткан һәм уртача хезмәт хакы аена 39 мең сум тәшкил итә.

Хезмәт хакы буенча районнар рейтингында беренче өчлектә Яшел Үзән, Тукай, Әлмәт районнары, анда хезмәт хакы 51-59 мең сумны тәшкил итә.

Рейтинг Апас, Балык Бистәсе, Әгерҗе районнары белән тәмамлана. Алабуга районы 6нчы урында. Бездә уртача хезмәт хакы — 46 266 сум.

Министр әйтүенчә, районнарда вәзгыять нык аерыла. «Күрше районнарда да аерма 1,5 тапкырдан да артык булырга мөмкин», — ди Марат Җәббаров.

«МРОТ арту белән, без тарифларны үстерү ягын карадык. Хезмәт хакын арттыру кваллификацияле белгечләрне җәлеп итәргә ярдә итә», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев