Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Татар теле рәисен» билгеләячәк

Әлеге бәйгедә җиңүчегә ел дәвамында милли чараларда махсус кунак буларак катнашу мөмкинлеге бирелә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Татар теле рәисен» 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә игълан итәчәк.

«Бәйгенең шарты: 13-26 апрель көннәрендә социаль челтәрләрдә һәр постка #ТатарТеле2023 хештегын куеп, «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, татар теленә кагылышлы фикерләр турында актив сөйләргә кирәк. Тагын бер шарт: https://t.me/tatforum, https://t.me/tatardesign_official, https://t.me/univertatar Telegram-каналларына кушылу», — дип хәбәр итә Татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

Бәйге кысаларында сәхифәдәге фотога «Мин татарча сөйләшәм» сүзтезмәсен өстәргә яки акциянең логотибын куярга, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең афишасын сәхифәгә урнаштырырга, «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә бәйле чаралар белән бүлешергә, «Че гуглит татар кызы» яки башка татар пабликаларына мем һәм юмористик постлар тәкъдим итәргә, татар телен көнкүрештә куллану турында постлар чыгарырга һ.б. мөмкин, диелә хәбәрдә.

Бәйгедә җиңүчегә ел дәвамында милли чараларда махсус кунак буларак катнашу мөмкинлеге биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев