Июль ахырына кадәр Татарстанда яңа температура рекордлары көтелми
Татарстанның көньяк-көнчыгышында да иң күбе — +32, +33 градус.
Татарстанда июль ахырына кадәр яңа температура рекордлары булмаячак. Бу хакта «Метео» прогноз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов белдерде. Казан мэриясенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
«Уйламагыз да, бернәрсә дә булмаячак. Июль ахырына кадәр бернинди рекордлар да узылмас», — дип белдерде метеоролог. Ул республика территориясендә июльнең максималь температурасы аномаль эссе булган 2010 елда ук теркәлгәнен искәртте.
«Эссе һава торышы көтелә, Татарстанның көньяк-көнчыгышында да иң күбе — +32, +33 градус. Ә Казанда якынча +30, +31 градус тирәсе. Һава торышы эссе, әмма рекордлы түгел», — дип ачыклык кертте Шувалов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев