Россия советы эксперты белдергәнчә, «Рәис» сүзенең тарихы «президент» сүзенекенә карганда тирәнрәк
Гарәп дөньясында «рәис» сүзе президент синонимы булып тора.
Халыкара эшләр буенча Россия советы эксперты Кирилл Семенов «рәис» сүзенең «президент» сүзенә караганда тирәнрәк тарихы бар, дип белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.
Беренче чиратта Семенов билгеләп үткәнчә, гарәп дөньясында «рәис» сүзе президент синонимы булып тора.
«Рәис- ул билгеле бер вазыйфаи зат. Бу сүз Европаның «президент» сүзенә караганда тирәнрәк тарихка ия», — диде эксперт.
Аның сүзләренчә, «рәис» термины «президент» терминына охшаш, чөнки ул шулай ук дәүләттә иң югары вазифаи затның яки предприятие башлыгының атамасын да күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев