Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстан укучыларының көзге каникуллары 28 октябрьдә башлана

Алар ун көн двәам итәчәк.

Татарстан укучыларының каникуллары быел 28 октябрьдән башлана һәм ун көн — 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кышкы каникулларны ун көн үткәрергә тәкъдим ителде — быелның 30 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр. Киләсе елда язгы каникуллар 23-31 мартта — тугыз көн булачак.

«Укучыларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү, каникуллар вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру максатларында, министрлык каникуллар уздыруның шундый срокларын тәкъдим итә», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар киләсе елның 17-25 февралендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев