Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда гыйнвар-майда уртача хезмәт хакы, 16,4 процентка артып, 57,4 мең сумга җиткән

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16,4 процентка артыграк.

Гыйнвар-май айларында татарстанлыларның уртача айлык хезмәт хакы 57,4 мең сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16,4 процентка артыграк, диелә Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле турындагы хисапта, дип яза «Татар-информ».

Татарстанстатта билгеләп үтүләренчә, уртача айлык хезмәт хакын, кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, республика предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләргә күчерелгән акча буенча исәпләп чыгарганнар.

Куллану бәяләре индексын һәм товар, хезмәтләргә тарифларны исәпкә ала торган реаль эш хакы 10,8 процентка арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев