Татарстанда медиа өлкәсендә киң колачлы үзгәрешләр булачак
Татарстанда яшьләргә белем бирү өчен D-Dline платформасы старт ала.
Яшьләр медиасы өчен яңа D-Dline белем бирү платформасы гаммәви коммуникацияләр өлкәсенә киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш кертергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хәбәр иткәнчә, проект ярдәмендә кадрларны яңадан укыту, яшь һәм талантлы белгечләр табу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
D-Dline – Татарстан яшүсмерләре һәм яшьләре өчен беренче тулы кыйммәтле медиаэкосистема. D-Dline белем бирү медиаплатформасын ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев