Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерүне үстерү буенча комиссия составы тулыландырылды

Комиссия быелның октябрендә оештырылды.

Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт ведомствоара комиссиясен киңәйттеләр. Республика Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы боерыкны имзалады, дип яза «Татар-информ».

Комиссия составына «Алабуга» махсус икътисади зонасының корпоратив мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары Артем Снитко һәм Лаеш икътисад техникумы директоры Эльвир Якупов кертелде.

Искәртеп узабыз, комиссия быелның октябрендә оештырылды. Татарстан Премьер-министры — комиссия рәисе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Иннополиска кураторлык итүче ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов аның урынбасарлары итеп билгеләнде.

2023 елның августында төбәкнең пилотсыз очу аппаратлары фәнни-җитештерү үзәген оештыруга заявка бирү билгеле булды. Соңрак Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның үз коптер-паркы барлыкка киләчәгенә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев