Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда психик авырулы яшүсмер әбисен кыйнап үтергән

Болгарда психик авырулы яшүсмер әбисенә ташланган һәм аны кыйнаган.

Фаҗига яшүсмернең әнисе кибеткә чыгып киткәч була, егет әбисе белән кала. Хатын-кыз фаҗига булырга мөмкин булуын күз алдына да китермәгән, улының үз-үзен тотышы бернинди шик уятмаган, дип яза Татар-информ.

Егет бик тиз агрессивланган. Ул 75 яшьлек әбисенә йодрыклары белән ташлана. Ана кеше килеп керүгә үк ашыгыч ярдәм чакырта.

Берничә көннән соң олы яшьтәге хатын-кыз хастаханәдә үлә. Билгеле булганча, ул ашказаны-эчәк органнарының җитди авыруыннан интеккән һәм кыйнаулар өянәккә китергән. Табиблар аны коткарырга тырышкан, операция ясаганнар, ләкин уңышсыз чыккан.

Яшүсмерне В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенә мәҗбүри дәвалануга җибәргәннәр.

Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү маддәсе буенча Тикшерү комитетының Чистай районара тикшерү бүлегендә җинаять эше кузгатылган.

Судтан соң егетне озак вакытлы мәҗбүри дәвалауга җибәрергә мөмкиннәр.

«Мондый җитди диагнозлы авыруның чире кайчан кискенләшәчәген алдан әйтеп булмый. Агрессия өянәкләре кисәк була. Сезон алышыну, дарулардан баш тарту да сәбәп булырга мөмкин. Кайвакыт авыру кеше даруларын эчәргә оныта. Бу очракта егеттә өянәк беренче тапкыр булгандыр, чөнки гадәттә беренче агрессия өянәгеннән соң мондый авыруларны хастаханәгә салалар», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә табиб-психиатр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев