Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанда суган арзанайган, помидор һәм кыяр кыйммәтләнгән

Суган бәясе 4,67 процентка арткан.

Башлы суган, балалар өчен ит консервалары, бәрәңге, майлылыгы 2,5 процент тәшкил иткән сөт һәм көнбагыш мае 24-30 июльдә аеруча нык арзанайган товарлар бишлегенә кергән. Татарстанстатта узган атнадагы куллану бәяләре хакында сөйләделәр, дип яза «Татар-информ».

Әйтик, суган — 4,67 (хәзер ул 51,11 сум тора), консерваның килограммы — 2,08 (991,88 сум), бәрәңге — 2,01 (42,59 сум), майлылыгы 2,5 процент тәшкил иткән сөт — 1,56, май 1,22 процентка арзанайган.

Шуннан соң исемлекне сарык ите, сосиска һәм сарделька, ярымысланган колбаса, атланмай, маргарин һ.б. товарлар дәвам итә.

Банан исә — 4,32, алма — 3,72, помидор — 3,05, кыяр — 2,27, балалар өчен коры сөт катнашмалары 2,2 процентка кыйммәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев