Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
РЕСПУБЛИКАДА

Татарстанлылар «Татмедиа» басмаларына 13 процентлы ташлама белән языла ала

Язылу декадасы 20 апрельгә кадәр дәвам итә.

Бүген Бөтенроссия язылу декадасы старт алды. 20 апрельгә кадәр республика халкы «Татмедиа» АҖ газеталарына һәм журналларына 13 процент ташлама белән языла ала.

Укучыларга популяр «Сөембикә», «Идел», «Сәхнә» журналларына, «Казан» шәһәр журналына һәм «Казанские ведомости» газетасына, «Татарстан» журналына, шулай ук район вакытлы басмаларына язылырга тәкъдим ителә.

Моннан тыш, балалар өчен татарча «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» басмаларына махсус бәя белән язылырга мөмкин.

Газета һәм журналларга барлык почта бүлекчәләрендә язылып була. Шулай ук «Татмедиа» АҖ сайтында онлайн-язылудан файдаланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев