Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

300дән артык алабугалы Җиңү көненә багышланган йөгерештә катнашты

Эстафета Ленин мәйданында узды.

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, студентлар Ленин мәйданында җыелды. Алабуга районы башкарма комитетының яшьләр сәясәтен үстерү секторы мөдире Марат Мәсәлимов билгеләп үткәнчә, алар шул рәвешле Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгын искә алганнар.

— Барыгызга да финиш тасмасына барып җитүегезне телим. Монда беренче дә, соңгы килүче дә юк. «Җиңү марафоны» на килгәнбез икән, димәк без барыбыз да җиңүчеләр. Бүген йөгерүчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм, — диде ул.

Йөгерештә беренче рәтләрдә район башлыгы урынбасары Олег Колпаков йөгерде.

— Барысы да йөгереп уза алсын өчен без дистанцияне бик зур итеп ясамадык. Безнең өчен бу бик мөһим чара, чөнки ул Җиңү көненә туры китерелгән. Киләчәктә дә мондый чаралар үткәрербез дип уйлыйм. Маршрут бик яхшы һәм, бәлки, аны бераз арттыруның мәгънәсе дә бардыр. Барысы да алда әле! — диде Олег Евгеньевич.

Нәтиҗәдә, лаеклы көндәшләренә карамастан, беренче булып «Эссен Продакшн АГ» хезмәткәре Александр Рожин килде. Ул күптән спорт белән шөгыльләнә, һәм бу дистанция аңа авыр бирелмәде.

— Ветераннар аз калды һәм аларны мондый үзенчәлекле ысул белән котлау яхшы идея, — дип уртаклашты спортчы.

2нче мәктәпнең 8Б укучысы Алексей Алексеев аннан бераз гына калышты. Егет җиңүченең үкчәләренә басып килде дияргә була. 

— Дөресен генә әйткәндә, дистанция минем өчен бик җиңел булды. Мин — боксчы, шуңа күрә физик әзерлек тә яхшы, — диде ул.

Финишка килеп җиткәч, спортчыларга Георгий тасмаларыннан брошкалар тапшырдылар. Катнашучылар аларны шунда ук күкрәкләренә беркетеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев