Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга боксчылары ТР Беренчелегендә җиңү яулады

Ярышлар Казанда 2007-2008 елгы егетләр арасында үтте. 

16-21 февраль көннәрендә Казанда 2007-2008 елгы егетләр арасында бокс буенча Татарстан Беренчелеге үтте.

Ярышларда Алабуга данын 2 нче спорт мәктәбе һәм Алабуга клубы боксчылары яклады. Спортчыларны ярышларга тренерлар: Рамил Бариев, Айрат Асхамов һәм Константин Балобанов әзерләде. 
Беренчелектә Татарстан Республикасыннан барлыгы 183 боксчы катнашты.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча Алабуга спортчылары түбәндәге урыннарны яулады:

Кузьмин Ян — «52 кг» авырлык категориясендә 1 урын,

Сорокин Ролан — «46 кг» авырлык категориясендә 1 урын,

Баев Артем — «40 кг» категориясендә 3 урын,

Беляев Илья — «35 кг» авырлык категориясендә 3 урын,

Савин Егор — «63 кг» авырлык категориясендә 3 урын,

Дерябин Артем — «46 кг» категориясендә 3 урын.

Боксчылар грамоталар, медальләр, кыйммәтле бүләкләр һәм 1 урын өчен кубок белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев