Реклама
ВАКЫЙГАЛАР
Алабуга дзюдочылары ярышлардан бронза алып кайтты
Ярышларда бөтен Татарстан спортчылары катнашты.
12-14 февраль көннәрендә Болгарда «Олимп» спорт мәктәбендә 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча ярышлар узды.
Ярышларда бөтен Татарстан спортчылары катнашты.
Алабуга шәһәре данын 2 нче спорт мәктәбенең дзюдо бүлеге тренерлары Ильяс Галимуллин, Замир Гыйззәтулин, Иван Шарыгин һәм Александр Обоймов спортчылары яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 73 килограммнан артык авырлык категориясендә Рушан Нәҗипов, ә 73 килограмм авырлык категориясендә Айрат Гайнетдинов һәм Анатолий Кожевников бронза медаль яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев