Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Алабуга» МИЗда заманча белем бирү үзәге ачылды

Бу атнада “Алабуга” МИЗ территориясендә “Алабуга Политех” белем бирү үзәге ачылды.

Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко, «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (WorldSkills Russia)» АКБО генераль директоры Роберт Уразов, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең икътисади үсеш һәм финанслар департаменты директоры Василий Толоко катнашты.
«Алабуга Политех» белем бирү үзәге инженер көллияте базасында оештырылган, ул «Алабуга» МИЗның Алабуга политехника көллияте белән хезмәттәшлеге нигезендә барлыкка килгән.
Үзәк территориясендә студентларны «Алабуга» МИЗның иң кирәкле дүрт юнәлеше буенча әзерлиләр: лаборатор химия анализы, мехатроника һәм сәнәгать робототехникасы, электротехника, сәнәгать автоматизациясе. Быел тагын өч белгечлекне гамәлгә кертү планлаштырыла — радиомонтаж, биналарны проектлау һәм программалаштыру. Нәкъ менә шушы белгечлекләргә ия булган кадрлар бүген МИЗ резидентларына кирәк, ди уку үзәге координаторы Дмитрий Доценко.
"Алабуга Политех«ның яңа корпусы — 7,5 мең квадрат метр, алар югары технологияле лабораторияләр һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән. «Алабуга» МИЗ тарафыннан үзәккә кертелгән инвестицияләр күләме 160 миллион сум тәшкил иткән.
Белем бирү үзәге студентлары — сайлап алу конкурсын үткән 9нчы сыйныф укучылары. Әгәр элегрәк укуга 100 кеше җыелса, киләсе уку елыннан бу сан икеләтә арттырылачак. Бу белгечлекләрнең артуы белән бәйле. Уку вакыты 3 ел 10 ай тәшкил итә. Уку бушлай.
«Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, белем бирү үзәгенең киләчәктәге үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, әлеге белем бирү үзәгенең төп бурычы — эш бирүчеләргә кирәкле квалификацияле кадрлар әзерләү, дип ассызыклады.
— Мин «Технологик процесс белән идарә итү системаларын автоматлаштыру» белгечлеге буенча укыйм, ягъни мин робот яки конвейер кеше катнашыннан башка автоматик режимда хезмәт итсен өчен эшләячәкмен. Без программа төзибез, һәм җиһазлар автомат рәвештә тәүлек буе, ел әйләнәсе эшли. Кеше аңа бары тик хезмәт күрсәтә һәм кирәк булганда көйли, иң катлаулы эшне автоматика ясый, — ди 1нче курс студенты Камил Ибраһимов.
Алабугалы Камил «Алабуга Политех» турында интернеттан белгән, яңа уку үзәге хакында мәктәптә дә сөйләгәннәр. Егетне булачак һөнәренең күпкырлылыгы кызыксындырган — ул мехатрониканы, электрика һәм программалаштыруны берләштерә.


— Беренче вакытта, әлбәттә, бик авыр булды, әмма безнең турыдан-туры җитештерүдә эшләгән инженер-остазларыбыз бар, алар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашалар һәм безгә ярдәм итеп торалар, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Камил.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә "Алабуга Политех«та Менделеевск, Тукай, Кукмара районнары, шулай ук Удмуртия республикасы мәктәпләрен тәмамлаган чыгарылыш укучылары да белем ала. Студентлар һәм «Три медведя» поселогы янындагы үзәкнең чыгарылыш укучылары өчен тулай торак төзелә. Үзәкнең чыгарылыш укучыларын эш урыннары инде көтә, аларның кайберләре уку вакытында ук стажировкалар үтә. «Алабуга Политех» укучылары арасында кызлар да бар, аеруча алар лаборатор-химик анализны сайлыйлар.
Шулай ук биредә «Алабуга» МИЗда кадрлар чыганагы үсеше буенча утырыш булды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Алабуга» МИЗның үсеш темплары һәм кадрларны 16 меңгә кадәр җиткерүне планлаштыру кадрлар әзерләү буенча мәсьәләне хәл итүне таләп итә. "Алабуга Политех"ның ачылуы — эш бирүче белән уку йортының урта һөнәри белем бирү программалары буенча максатчан әзерләнү кысаларындагы партнерлыкның бер үрнәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев