Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» редакцияләре һөнәри бәйрәмнәрен — Матбугат көнен билгеләп үтә

Бүген Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә.

19 май бәйрәмнәр һәм истәлекле даталарга бай. Шулар арасында безнең өчен иң кадерлесе — Матбугат көне. Аны 1998 елда татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куя. Бу көн беренче татар газетасы «Нур» чыга башлаган көнгә туры китереп сайлана. Бүген әлеге бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редактор, блогер, нәширләр, полиграфистлар, басма матбугат таратучыларны берләштерә.

Алабугада татар газетасы тарихы
1918 елның апрелендә татар телендә беренче совет газетасы «Чулман» чыга башлый. 1919 елның августыннан «Кызыл юл» исеме астында чыга. 1920-24 елларда «Кызыл юл» башта рус телендә, аннары татар телендә гарәп шрифты белән чыга. 1918 елдан 1953 елга кадәр «Ленин юлыннан» газетасы чыгуы билгеле. 30 нчы елларда газета «Бишеллык өчен» дип үзгәртелә. Сугыш башланганнан бирле газетаның җаваплы секретаре Ш.Абдуллин, әдәби хезмәткәр һәм язучы Хабра Рахман фронтка китәләр һәм һәлак булалар. 1937-41 елларда газетаның баш мөхәррире вазифасын Сабир Сафиуллин башкара. Ул да фронтта сугышкан, сугыштан соң озак еллар редактор булып эшләгән. 1936 елда газета «Сталин юлы» дип атала, ә 1956 елдан «Алга» исеме астында чыга. 1962 елдан (Чаллы, Мамадыш, Агерҗе һәм Алабуга районнары берләшкәннән соң) ул «Новая Кама» газетасының дубляжы буларак чыга башлый. Газетаны редакцияләү өчен журналист-фронтовик Вәгыйз Вәлиев җаваплы. Аның вафатыннан соң аның хатыны Нурлыбанат Вәлиева мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә. Аннан соң бу вазифаны Зирәк Садыйкова башкара. Бу елларда газетада журналистлар белән беррәттән Эдуард Касымов, Ямаш Игәнәй, Нәҗип Мадьяров, Егор Уткин, Марсель Гыймазетдинов, Фазыл Шәех кебек танылган язучылар, шагыйрьләр эшли.

1991 елның февралендә татар телендә беренче мөстәкыйль газета «Алабуга Нуры» чыга башлый. Газетаның беренче мөхәррире итеп Радик Әминов билгеләнә. Газета өчен исемне җирле шагыйрә Гөлзада Әхтәмова уйлап тапкан.

Алабугалылар белән тарихның кайгылы да, шатлыклы да мизгелләрен кичереп, газета элеккечә дус һәм киңәшче булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев