Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары хезмәткәрләре Татарстанда беренче Медиа-Сабантуенда катнаша 

Журналистлар сабантуе Байлар Сабасында үтә.

Бүген «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары хезмәткәрләре Татарстанда беренче Медиа-Сабантуенда катнаша. Бәйрәм Байлар Сабасында оештырылды. 

Сабантуй «Татмедиа» холдингының 15 еллыгына багышланган һәм анда барлыгы 107 редакция катнаша. 

Байлар Сабасына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» РА җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков килде. Алар барлык журналистларны бәйрәм белән котлады. 

Милли бәйрәмгә хас булганча бәйрәм бүләк җыюдан башланды, соңыннан бәйрәм милли уеннар, ярыш һәм концерт номерлары белән дәвам итте.

Сабантуе барышы белән безнең ВК төркемендә танышып бара аласыз.

#татмедиа15

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев