Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

«Алабуга Парнасы» VIII төбәк иҗат конференциясе быел да булды

Шәһәрнең 9нчы урта мәктәп бинасына районыбыз мәктәпләреннән, якын тирәдәге шәһәрләрдән бик күп катнашучы килде.

«Сәнгатьле сүз остасы» секциясендә 12 укучы чыгыш ясады. Алабуганың Россия Герое Александр Епанешников исемендәге 3нче мәктәп бик яхшы хәзерлек белән килгән. Аларның җитәкчеләре Фәния Баранова һәм Галина Чупрынина турында әйтми калып булмый. Икесе дә мәгариф өлкәсендә тәҗрибә туплаган белгечләр. Рус теле укытучысы Галина Васильевна озак еллар нәтиҗәле эшли. Мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары булган, балаларга татар теле укыткан Фәния Камил кызы хәзер туган теле укытучысы буларак, рус телле балаларга аларның туган телен өйрәтә. Аның укучысы Беназир Ашурова (9нчы сыйныф) Александр Пушкинның шигъри романы "Евгений Онегин"нан өзек — "Татьяна хаты«н сәхнә артисты кебек сөйләп, 1 урынны алды. Галина Васильевнаның укучысы Валерия Митрофанова (8нче сыйныф) шулай ук рольгә кереп китеп, 3 урынга чыкты.

Интернат мәктәп укучыларын да тын да алмый тыңладылар. 12 сыйныф укучысы Полина Филистова Василий Гроссманның «Яшәү һәм язмыш» романыннан "Яһүд анасының соңгы хаты«н өйрәнгән. Ул аны үз башыннан кичкән вакыйга кебек, күңелгә үтәрлек итеп сөйләде һәм шулай ук 1 урынга лаек дип табылды. Алина Ганиева (10нчы сыйныф) Константин Симоновның «Ватан» шигыре белән 2 урынлы булды. «Адымнар — Алабуга» күптелле мәктәпнең 9 сыйныфында укучы Азат Хәйруллин һәм Ксения Харитонова шулай ук 2 урынлык балл җыйдылар. Интернат мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Елизавета Чураева Евгений Евтушенконың "Идел"ен эчке бер җылылык белән укыды.

Укучыларны иҗат белән шөгыльләнүгә этәрүче, ел да конкурска алып килүче укытучыларына рәхмәт. Бу бүлектә чыгыш ясаучылар эшләренә һөнәри күзлектән гадел бәя куйган Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллиме Юлия Ларионовага рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев