Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәрнең тарихи өлеше объектларын тикшерде

Тикшерү барышында Университет мәктәбе янындагы парк, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп, ремонтка мохтаҗ булган торак корпус, шулай ук төзекләндерергә кирәк булган кайбер йортлар каралды.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәрнең тарихи өлешен караган вакытта 16 объектны тикшерде.

Маршрут Ленин мәйданыннан башланды. Район башлыгы аны караган вакытта капчыклар җитештерүче «КамПолиБэг» сәүдә компаниясе бинасына аерым игътибар бирде. Хәзер ул элеккеге Арматура заводы бинасында урнашкан, әмма вакытлар узу белән ул үзенең тышкы кыяфәтен югалткан. Моннан тыш, бинаның фасад өлеше әлеге районның тарихи концепциясенә туры килми.

— Барысын да архитектор белән килештерергә һәм этаплап ремонт эшләрен башларга кирәк. Фасадны борынгы заман стиленә туры китерергә, 3-4 катны агач яки агачка охшаш материал белән тышларга кирәк. Түбә ике катлы булмаса да ярый, башка вариантлар да карарга мөмкин, — диде ул.
Бу көнне республика әһәмиятендәге һәйкәл булган янгын каланчасын да карадылар. Ул да ремонтка һәм җитди кертемнәргә мохтаҗ. Әлегә бу бина белән берни дә эшләп булмый, чөнки аның астындагы җир муниципалитет белән янгын сүндерүчеләр арасында бүленмәгән (территориядә урнашкан башка биналар да аларга карый). 

— Янгын сүндерү часте бу бинаны карап тора. Аңа 170 ел. Узган ел без бирегә танылган урбанист җитәкчелегендәге тулы бер төркемне чакырдык, ул янгын сүндерү частен саклап калып, бу урынны ничек кулланырга мөмкин булуын карады, чөнки ул шәһәрнең барлык тарихи өлешенә һәм МИЗга хезмәт күрсәтә, − диде Гөлзада Руденко.

Янгын сүндерүчеләрнең сүзләренә караганда, алар башка бинага күчүгә каршы түгел, ләкин ул билгеле бер критерийларга туры килергә тиеш.
Рөстәм Нуриев җир участогы мәсьәләсен хәл итәргә, шулай ук янгын частен урнаштыру мөмкинлеге булган урыннарны карарга кушты.
Моннан тыш, тикшерү барышында Университет мәктәбе янындагы парк, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп, ремонтка мохтаҗ булган торак корпус, шулай ук төзекләндерергә кирәк булган кайбер йортлар каралды. Ә менә Гассар урамы буенча 23нче санлы йорт ишегалдында төзелүче күпфатирлы йортның киләчәге бик куанычлы түгел, чөнки төзүченең бу йортны төзү өчен тиешле рөхсәт кәгазьләре юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев