Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга районы кинологлары белән очрашу булды

Шәһәрдә “Россия балалары-2022” дип аталган Бөтенроссия ведомствоара комплекслы оператив-профилактик чара үтте.

Чара кысаларында, 3нче мәктәп укучылары Россия ЭЭМ бүлегенең Алабуга районы буенча кинологлар хезмәтендә эшләүчеләр белән очраштылар. Башта яшьләр арасында наркоманлык таралу проблемалары турында сөйләштеләр. Полиция хезмәткәрләре наркотикларга бәйлелек һәм наркотикларның законсыз әйләнеше өчен җаваплылык турында аңлаттылар. Шуннан соң укучылар үз осталыкларын гамәлдә күрсәтүче Хоган һәм Азор исемле этләр белән таныштылар. Алар тыелган матдәләрне эзләү күнекмәләрен күрсәтте.

− Мин этләрдән бераз куркам, ләкин болар акыллы, күпне эшли белә һәм күп нәрсәне аңлый. Аларның инструкторны ничек тыңлаганнарын күзәтеп тору кызыклы, − ди Аследин Азизов.

Очрашу вакытында инспектор-кинолог Раиф Сафин полициядә нинди этләр белән эшләүләре, кайсы яшьтән аларны өйрәтә башлаулары, үз эшләренең белгече булсыннар өчен этләрне укытуның нинди этаплары бар, шул хакта сөйләп бирде. Укучыларга теләгән сорауларын бирергә мөмкин иде. Мәсәлән, шуларның берсе этләрдән өркүне җиңү ысулларына кагыла. Кинолог этләрдән качмаска, киресенчә, аралашу барышында курку хисе юкка чыксынга, алар белән вакыт уздырырга тырышырга киңәш итте.

− Миңа Хоган ошады. Ул мәрхәмәтле, матур. Бу очрашуга килергә мөмкинлегебез табылу бик яхшы. Алабуга кинологларының барлык этләрен дә күрергә иде, − ди Данияр Робышев.

Очрашу ахырында балалар этләрне сыйпап, алар белән истәлеккә фотога төшә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев