Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуга юниорлары тхэквондо буенча беренчелектә җиңү яулады

Алабуга муниципаль районы данын 2 нче спорт спортчылары яклады.

2021 елның 19-22 февралендә Менделеевск шәһәрендә 2001-2005 елгы яшүсмер кызлар һәм егетләр арасында тхэквондо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

Ярышларда Идел буеның иң яхшы 200 спортчысы катнашты. Алабуга муниципаль районы данын 2 нче спорт спортчылары яклады.

Беренчелек нәтиҗәләре буенча алабугалылар түбәндәге урыннарны яулады:

1 урын — спорт мастеры Буханов Вадим (54 кг);

2 урын — спорт мастерлыгына кандидат Леваев Данил (87 кг)

Команда зачетында:

1 урын — Татарстан Республикасы

2 урын — Самара өлкәсе

3 урын — Ульяновск өлкәсе

2 нче спорт мәктәбенең өч спортчысы — спорт мастерлыгына кандидатлар Мәҗитов Әмин һәм Леваев Данил, спорт мастеры Буханов Вадим — ТР җыелма командасына керделәр һәм 2021 елның 9-14 мартында Анапа шәһәрендә узачак Россия Беренчелегендә катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев