Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада 105 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды

Яңа ел алдыннан кайбер алабугалылар тормышында күптән көтелгән вакыйга булды — узган атнада алар, ниһаять, көтеп алынган фатирларының ачкычларын алды.

Болгар урамында урнашкан 6нчы санлы йортта ятим балалар, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр — табиблар, укытучылар һәм предприятие хезмәткәрләре яшәячәк.

− Бездә шатлыклы, һәм, мөгаен, бу елның иң мөһим вакыйгаларының берсе — биредә 26 ятим бала фатир ала. Бәлки, бу торак аларга киләчәктә бәхетле тормыш төзергә ярдәм итәр. Бу йортта шулай ук социаль хезмәткәрләр, укытучылар, табиблар яшәячәк. Биредә тулаем алганда төзекләндерелгән территория, аннары тагын бер йорт төзү планлаштырыла. Бу территориядә уңайлы инфраструктура булыр дип уйлыйм, − диде район башлыгы Рөстәм Нуриев, яңа йортка күчүчеләрне котлап.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов быел фонд үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте, бу вакыт эчендә 10 миллион квадрат метр торак тапшырылды, 170 меңнән артык гаилә яңа фатир алды, дип хәбәр итте.

Йорт «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.

Торак йортны тапшырганнан соң район башлыгы Аделина Домолазова һәм Василий Козловский гаиләсендә булды. Аделина — ятимә, КФУның Алабуга физика-математика факультеты студенты, Василий «Эссен Продакшн АГ» компаниясендә эшли. Яңа йортка күчүче яшь гаиләгә телевизор һәм аларның тугыз айлык улларына уенчык бүләк иттеләр.

— Тиздән йортның тапшырылачагын белгәч бик сөендем, чөнки фатирны бик озак көттем. Хәзер ремонт ясыйбыз һәм Яңа елдан соң күчәчәкбез. Фатир бик әйбәт, безгә бик ошады, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Аделина Домолазова.

Регина Гайнанова гаиләсе бу фатирны 7 ел көткән. Аны алар социаль ипотека программасы буенча алганнар.

— Йортның файдалануга тапшырылуын бик озак көттек. Шатлыгым эчемә сыймый. Моңа кадәр әти-әниләребез белән яшәдек, хәзер инде балалар өчен дә бүлмә булачак, — диде ике бала әнисе Регина Гайнанова.

Моңа кадәр алабугалы Анастасия Дикаяның гаиләсе дә тормыш иптәшенең әти-әнисе белән яшәгән. Ул — ятимә, һәм дәүләттән тиешле торак мәйданын бер ел гына көтмәгән.

− Бу фатирны көткән арада, шундый вакыт та булды — мине чираттан төшерделәр, тик мин шулай да үз чиратымны кайтара алдым. Хәзер инде минем үз гаиләм бар һәм без түземсезлек белән яңа фатирга күчүне көтәбез, − диде ул.

Биш катлы торак йортта 7 подъезд, фатирларның гомуми мәйданы 5 мең 700 квадрат метр тәшкил итә. Йорттагы барлык фатирларда да эчке эшләр тулысынча башкарылган, сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу приборлары белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев