Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада 8 Мартка багышланган концерт узды

Алабугада Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Җырлар, биюләр, котлаулар бу көнне кешелекнең гүзәл яртысына — хатын-кызларга багышланган иде.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, бүген хатын-кызларның бизнеста, сәясәттә булуы, аларның дөнья процессларына, фән һәм техника үсешенә йогынтысы беркемне дә гаҗәпләндерми. Аларга хас булган гармониягә һәм камиллеккә омтылыш теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә һәм һөнәри үрләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Чыннан да, хатын-кыз — гаилә учагын саклаучы дигән калыплар бетерелде. Алар үз-үзләрен тәэмин итә, максатчан, бер үк вакытта меңләгән эшне башкара белә. Бу көнне Рөстәм Нуриев кулыннан бүләкләр алган алабугалылар моның бер дәлиле булып тора. 

Чара ахырында залда утыручы хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев