Алабугада «Алабуга-Skills» V Республика чемпионаты башланды
Ярышлар 2 февральдән 7 февральгә кадәр берничә мәйданчыкта үтәчәк.
«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә «Алабуга-Skills» V Республика һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасы булды. Быел иң яхшылар исеме өчен 123 предприятиедән 386 белгеч көрәшә.
Катнашучылар Татарстанның 23 районыныннан килгән, шулай ук илнең башка төбәкләре: Ульяновск, Самара, Пенза, Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия һәм Башкортстаннан килүчеләр дә бар.
Конкурсантларга сәламләү сүзе белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев мөрәҗәгать итте. Ул катлаулы һава шартларына карамастан, чемпионатка килгән барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, 2019 елда конкурс булдыру идеясе «Татнефть» компаниясенең мондый һөнәри ярышлар уздырудагы күпьеллык тәҗрибәсе белән рухландырылган. Рөстәм Нуриев шулай ук республика җитәкчелегенә, «Алабуга» МИЗ, Алабуга политехника көллиятенә, «Алабуга-Политех» үзәгенә һәм башкарма комитетка зур чараны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Катнашучыларга шулай ук «Алабуга» МИЗ генераль директорының резидентлар белән хезмәттәшлек һәм инженерлык потенциалын үстерү буенча урынбасары Тимур Минһаҗев һәм Алабуга политехник көллияте директоры Светлана Соколова теләкләрен җиткерделәр. Алар чемпионатның сәнәгатьнең кадрлар потенциалын үстерүдә зур әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар һәм конкурсантларга уңышлар һәм җиңүләр теләделәр.
Ярышлар 2 февральдән 7 февральгә кадәр берничә мәйданчыкта: Алабуга политехника көллиятендә, «Алабуга-Политех» белем бирү үзәгендә, «ТПК МТЗ-Татарстан» территориясендә һәм «Прогресс» автомәктәбендә дәвам итәчәк. Профессионаллар 25 компетенциядә ярышачак, алар арасында өч яңа компетенция: «Микроэлектроника», «Промышленная робототехника» һәм «Финанслар».
Чемпионат җиңүчеләрен акчалата бүләкләүләр һәм истәлекле дипломнар көтә. Үз номинацияләрендә алтын медаль алучылар өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясендә бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев