Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады

Узган ялларда Алабугада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Биредә алабугалыларның экологик чиста әйберләрне түбән бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге бар.

Билгеләп үтик, мондый ярминкәләр беренче тапкыр уза. Моңа кадәр алар көз көне башланып, декабрь ахырында тәмамлана иде.
«Сатып алучыларыбыз Яңа ел алдыннан сәүдә итүне туктатуыбызга борчыла иде. Аларга безнең товар ошый һәм аларның һәрвакыт яңа продукция сатып аласы килә. Без һәрвакыт көзге ярминкәләрдә катнашабыз, сатып алучылар җитәрлек, шуңа күрә Алабугада язгы ярминкәләр узачагын белгәч, бик шатландык», − ди Мамадыш районыннан Ирина Иванова.

 

Бу юлы сәүдә ике ноктада уза. Шимбә көнне алабугалылар һәм шәһәр кунаклары «Мираж» сәүдә үзәге янындагы территориядә сәгать 9.00дән 15.00гә кадәр азык-төлек сатып ала алалар. Якшәмбе көннәрендә ярминкәләр Ленин мәйданында узачак.

Беренче ярминкәләр инде узган ял көннәрендә үк булып үтте. 

Алабугалыларга ит, сөт, йомырка, яшелчә, бал кебек фермер продуктлары, шулай ук кулдан эшләнгән әйберләр сатып алырга тәкъдим иттеләр. Өстәвенә, күп кенә товарларга бәяләр көзге ярминкәләрнеке белән чагыштырганда арзанрак иде. Өч литрлы балны, мәсәлән, 1400 сумга, бозау итен − 310 сумнан 490 сумга кадәр, яңа сазан яки карп балыгын 170 сумга сатып алырга була. 1,5 литр сөт — 80 сум, эремчек (500 грамм) — 80 сум, каймак (350 грамм) 150 сум тора.

«Ярминкәләр тәмамлангач, без 6нчы микрорайондагы базарга күчтек. Алар яңадан башланып киткәч, бик шатландык. Бүген биредә, 4нче микрорайонда сатабыз, ә иртәгә Ленин мәйданына барабыз», — ди Танайкадан Фердияз Борһанов.

Ярминкәләрнең яңартылуына шәһәрлеләр дә шат.
«Без йөреп керергә һәм товарлар карарга чыктык. Сатыла торган продуктларның сыйфаты да, сатучылар белән килешеп булуы да ошый. Без —пенсионерлар өчен, бу бик мөһим», — ди Хөсәеновлар гаиләсе.

«4нче микрорайондагы ярминкәгә бармадык, чөнки бик ерак. Бүген без Ленин мәйданында нәрсә сатылганын карыйбыз, бәяләре белән танышабыз. Киләсе ялларда инде берәр нәрсә сатып алырга планлаштырабыз», − диләр Татьяна Шабалина һәм Зоя Рожкова.

Ярминкәнең беренче ике көнендә барлыгы 650 килограмм сыер һәм 120 килограмм кош ите, шулай ук 50 килограмм сарык ите, 150 килограмм сөт һәм сөт продукциясе, 80 килограмм балык сатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев