Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада билбау көрәше буенча Россия кубогына 280 спортчы килде

Көрәшчеләр илнең 25 төбәгенән җыелды.

Җыелма командага керүчеләрне ачыклау өчен, илнең 25 төбәгеннән шәһәребезгә 280 спортчы килде. Дөнья чемпионаты Екатеринбургта узачак.

Алабуга җирендәге ярышларда Өфедән көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, самбочы һәм дзюдочы, дзюдо буенча Россия чемпионы, самбо буенча Россия чемпионатлары призеры, самбо буенча Европа чемпионы, Россия спорт мастеры, билбау көрәшендә күп тапкырлар дөнья чемпионы Рөстәм Арсланов катнашты. Көрәштән соң ук, титуллы спортчы кичерешләрен уртаклашты: 

— Ярышлар яхшы, зал бик матур, бар нәрсә ошый, көндәшем яшь, янып тора. Былтыр мин Россия Кубогын откан идем, быел карарбыз, ничек булыр.

Хатын-кызлар рингында да кызу булды. Иң яшь катнашучыларның берсе, Олеся Семенова, аңа 18 яшь кенә. Ул Башкортостаннан килгән, үзеннән өлкән көндәшен дә җиңде.

Әйтүенә караганда, озак вакыттан беренче тапкыр ярышка чыгуы.

— Өлкәнрәкләр миннән көчле, ләкин мин калышмаска тырышам, — диде ул.

Ярышларны ачу тантанасында спортчыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул Билбау көрәше буенча Бөтенроссия федерациясенә, ярышлар урыны итеп безнең бай тарихлы һәм үскән икътисадлы Алабуганы сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде, спортчыларга уңышлар теләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Көрәш һәм билбау көрәше федерациясе президенты Марат Әхмәтов үз чиратында мондый дәрәҗәдә ярышлар үткәрү оештыру көче таләп итүен, Алабуганың тиешле спорт мохите булдыруга ирешкәнлеген билгеләп үтте:

— Район башлыгы безгә Алабуганы сайлаганыбыз өчен рәхмәтле, ә без аның командасына бу зур чараны оештырганга рәхмәт әйтәбез. Көрәш — ул спортның аерым бер төре, ул ныклы холык, максатка омтылыш, түземлек таләп итә. Бүген бөтен илебез үзенең мөстәкыйльлеге, дәүләтчелеге өчен көрәшә. Спорт, шул исәптән көрәш, үзен һәм башкаларны якларга сәләтле патриотлар тәрбияли. Келәмдә җиңүчеләргә казанышлары, иле белән горурлануларын телибез, һәм без — һәрвакыт җиңә торган халык.

Бөтенроссия билбау көрәше федерациясе президенты Рушан Рамазанов билбау көрәше буенча Россия Кубогында катнашучыларга уңышлы көрәш теләде һәм көндәшлектә сайлап алынган чемпионнар илебез данын Дөнья Кубогында яклап җиңү яулар дигән өмет белдерде. 

Рушан Рамазан улы Рөстәм Нуриевкә физик тәрбия һәм спорт ярдәмендә яшь буында гражданлык карашы һәм ватанпәрвәрлек тәрбиләгән һәм шулай ук билбау көрәше үсешенә зур өлеш керткән өчен мактау грамотасы тапшырды.

Рәхмәт хатлары белән АМР башкарма комитетының спортны үстерү секторы мөдире Руслан Деготьков, шәһәрнең 2нче спорт мәктәбе директоры Илнар Галимов, һәм шул ук мәктәп тренеры Рим Кавиев бүләкләнде.

Көрәшне күзәткән арада, Рим Нәфыйк улы ярышта катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен һәм алабугалы көрәшчеләрнең мөмкинлекләрен бәяләде:

— Алар Татарстан чемпионаты нәтиҗәләре буенча җыелды. Беренче урынга чыгарлыклары бар, ләкин көрәшкә ныклап әзерләнәләр, шуңа да иң көчлеләр җиңә. Кем беренче, шул Дөнья Кубогына бара. Финалга чыгу кирәк.

Безнең шәһәрдән рингка сигез спортчы чыкты: Орунали улы Нурмөхәмбәт, Илнар Галимов, Рамил Мәрданов, Илнас Дәүләтшин, Анастасия Коляденкова, Алена Воложанина, Заман Эльбеков, Фаил Хәертдинов.

Мәскәү өлкәсеннән килгән укытучы тренер Павел Прикоп көндәшләрнең җитди әзерлекле булуын әйтте, чөнки спортчылар арасында халыкара класслы атказанган спорт мастерлары да бар.

— Без дә җитәрлек дәрәҗәдә әзерләндек: берничә турнир уздык, башка төбәкләргә барып ярыштык, Владимир Жириновский истәлегенә үзебез билбау көрәше буенча турнир үткәрдек. Алабуга ярышларны югары дәрәҗәдә уздыра дип әйтә алам. Тамашачылар арасында укучылар һәм студентлар булуы шатландыра. Россия җирендә билбау көрәше үсеп чәчәк атуга нигез бар, — диде Павел Валентин улы.

Билбау көрәше — спортның иң борынгы төрләреннән берсе. Моны борынгы кулъязмалар, сәнгати, тарихи истәлекләр раслый. Белгечләр Җирнең төрле почмакларындагы кыя ташларда билбау көрәше сурәтләнгән рәсемнәр тапканнар.

Көрәшнең ике төре бар: ирекле, анда аяклар хәрәкәте рөхсәт ителә, һәм грек-рим көрәше (классика).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев