Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Чернобыль АЭСы һәлакәтенә багышланган хәтер митингы узды

Чернобыльдә һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 173 алабугалы катнашкан, бүгенге көндә шуларның 61е исән.

Алабугада Чернобыль АЭСында булган һәлакәткә багышланган хәтер митингы узды.

Бу һәлакәт — XX гасырның иң куркыныч техноген катастрофасы. Анда дистәләгән меңнәрчә кешеләрнең гомерләре өзелде. Беренче көннәрдән үк аның нәтиҗәләре белән станция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр һәм ярдәмгә килгән хәрбиләр көрәште.

Алабугалы Леонид Садовников та анда бер ай булып кайта. 1985 елның гыйнварында ул КамТЗдан әзерлек өчен Липецк шәһәренә җибәрелә, аннан аны аварияне бетерүгә җибәрәләр. Леонид Васильевич сүзләренә караганда, ул үзен кайда җибәрүләрен белмәгән. Бары тик урынга килеп җиткәч кенә төшенгән. Леонид Васильевич станция территориясенә су сибүче машинада эшли. Нурланыш күрсәткечләре тиешле нормага җиткәч, аны машинадан алып, кулларына көрәк тоттыралар һәм ул күрше авылларда үле терлекне җыярга тиеш була.

Ул вакыт турында Леонид Васильевич теләмичә генә бәян итә. Традиция буенча, бу көнне ул һәйкәлгә чәчәкләр салырга һәм бакыйлыкка күчкәннәрне искә алырга килә. 

Бүген вафат булган ликвидаторларны бер минут тынлык белән мәктәп укучылары, толлар һәм район җитәкчелеге искә алды.

Чернобыльдә һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 173 алабугалы катнашкан, бүгенге көндә шуларның 61е исән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев