Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада дәүләт автоинспекторлары исерек яшүсмерне тоткарлаган

Ул ОКА автомобиле белән идарә иткән.

Исерек хәлдәге 15 яшьлек малайны Спас урамында ачыклаганнар. Ул ОКА автомобиле белән идарә иткән. Яшүсмер әйтүенчә, машинаны ул әнисеннән алган. Хәзерге вакытта транспорт чарасы махсус стоянкага урнаштырылган. Вакыйга кичә иртәнге 4.15 сәгатьтә була

«Машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылу яшенә җитмәгәнлектән, РФ КоАП 12.8 статьясында каралган административ хокук бозу билгеләре буенча материал туктатылды. Мәгълүмат ата-аналарны административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсен хәл итү өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылды», — дип аңлаттылар Алабуга ЮХИДИ бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев