Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны билгеләп үттеләр

Мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте, мәктәп укучылары шигырьләр сөйләде, Тукай әсәрләренә җырлар башкарды.

Бөек халык шагыйре Тукайның туган көне — 26 апрель — шәһәребездә ел саен олылап билгеләп үтелә. Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан аның иҗатын яратып, хөрмәтләп һәйкәле янына килүчеләр күп булды.
Алабуга муниципаль районы башлыгы исеменнән шәһәр халкын һәм бәйрәм кунакларын райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина сәламләде һәм котлау сүзләрен җиткерде.


— Чынлап та бүген барыбыз өчен дә бик зур бәйрәм. Тукай безнең татар шигъриятенең иң якты йолдызы. Ул калдырган бай рухи мирас, рухи яктылык безнең өчен зур горурлык. Һәрбер татар җанлы кеше бу мирасны һәм гомумән татар телен саклап калырга, аның белән горурланырга тиеш. Тел яшәсә, ил яши, диләр, — дип билгеләп үтте ул.
Тукай шигырьләре буыннан буынга тапшырылып яшәвен дәвам итә. Митинг барышында шәһәребездә яшәүче шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Гөлзада Әхтәмова берничә шигырен сөйләде, шагыйрь мирасының кадерен белергә чакырды.


— Тукайның даһилеге бөтен дөньяга билгеле. Аның турында хәзер дөньяның бөтен почмагында беләләр. Татарстанның атаклы шагыйре Сибгать Хәкимов болай дигән: «Татар дөньясында Тукай кебек даһи, Тукай кебек шагыйрь гомердә дә булганы юк. Ул хәзер дә юк, якын киләчәктә бәлки булмас та», — диде Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Алабуга бүлеге рәисе Рәфыйк Мәхмүдов.
Мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте, мәктәп укучылары шигырьләр сөйләде, Тукай әсәрләренә җырлар башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев