Алабугада музейлар көне уза
Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.
Бүген Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге зур бәйрәм үткәрә. Чара Ленин мәйданында уза.
Халыкара музейлар көне ел саен 18 майда билгеләп үтелә. Балалар өчен биредә төрледән-төрле күңел ачу чаралары оештырылган. Монда җырлар, биюләр, төрле конкурслар, танып-белү уеннары оештырылган. Кыскасы, һәркем күңеленә ошаган шөгыль таба ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев