Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада республика халык иҗаты конкурсының муниципаль этабы уза

Бүген үз эшләрен авылларда яшәүче декоратив-гамәли сәнгать осталары тәкъдим итте.

Шәһәр Мәдәният сараенда «Ветераннар — Татарстан халыкларының милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклаучылар» республика халык иҗаты конкурсының муниципаль этабы уза. Бүген үз эшләрен авыл декоратив-гамәли сәнгать осталары тәкъдим итте. Шәһәр осталары үз эшләрен 17 һәм 18 февральдә тәкъдим итәчәк. 

Бәйге 10 номинация буенча үткәрелә: бижутерия, мәрҗән белән үрү, күн эшләнмәләре; чигү (җепләр, мәрҗән, тасмалар); агач эшләнмәләр; декоратив флористика; рәсем сәнгате; фотография; керамика; курчаклар ясау; үрү (чыбыклар, сабаклар, тире һ.б.).

Конкурста катнашучыларга дипломнар тапшырылачак. Муниципаль этапта җиңүчеләр диплом һәм призлар алачак. Бүләкләү тантаналы шартларда уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев