Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Россия студентлары көне үтте

Чарада җыр-бию, төрле бәйгеләр, уеннар оештырылды, актив студентлар бүләкләнде. 

25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеле. Студент еллары кеше гомеренең иң күңелле чорларының берсе булып санала. Шәһәребездә ел саен үткәрелә торган әлеге күңелле чара быел яңартылган Ленин мәйданында узды. Үзләренең бәйрәмен билгеләп үтәргә шәһәребезнең төрле уку йортлары — КФУның Алабуга институты, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Алабуга медицина училищесы, Алабуга политехника көллияте студентлары җыелган иде. Чараны Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков ачып җибәрде.

— Студент еллары ул иң күңелле чорларның берсе, сез бу елларны һәрвакыт сагынып искә алачаксыз. Алабуга — белем бирү буенча элек-электән дан тоткан шәһәр, моннан күп кенә галим, җәмгыять эшлеклеләре, сәүдәгәрләр чыккан. Бездәге уку йортларының республикабыз кысаларында гына түгел, ә ил күләмендә дә һәрвакыт алдынгылар рәтендә булуы моңа дәлил булып тора. Яңарышлар кертелүе, даими рәвештә укыту методикаларын камилләштерү, укытучыларны укыту һәм аларның квалификацияләрен күтәрү — болар барлык мәгариф учрежениеләренә хас. Бу — педагогларны даими рәвештә мотивлаштыручы, студентлар мохитенә, алга омтылуга җәлеп итүче җитәкчеләрнең зур казанышы.

Котлау сүзләреннән соң зур уңышларга ирешүче иң яхшы студентларга Алабуга муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларга Рушания Мөхәммәдиева (КФУ Алабуга), Юлия Винокурова (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте), Диләрә Закирҗанова (Алабуга медицина училищесы), Дмитрий Горшунов (Алабуга политехника көллияте) ия булды.
Алабуга уку йортлары директорлары барлык студентларны бәйрәмнәре белән котлап үтте.

— Шәһәребез кечкенә булса да, монда бик күп яхшы уку йортлары урнашкан. Белем бирү юнәлеше буенча дөньякүләм иң яхшы йөз уку йортлары исемлегенә кергән Казан федераль университетының структура бүлекчәсендә белем алуыгыз белән горурлана аласыз! Бәйрәм белән сезне, — дип студентларга мөрәҗәгать итте КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон. 

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры үз котлавында студентларның киләчәгебезгә йогынты ясаучы кешеләр икәне турында, һәм шулай ук быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, республикабызда теркәлгән җиде телне дә белү яхшы, дип билгеләп үтте. Аннары студентларны Алабуга политехника көллияте директоры Светлана Соколова һәм Алабуга медицина училищесы директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Лукшина да котладылар.

Студентлар төрле уеннарда үзләренең җитезлеген, зирәклеген сынады, ә килгән кунаклар тәмле кайнар ризыклар белән авыз итә алды.

— Без студентлар бер-беребез өчен борчылабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Бу — иң күңелле вакыт. Студент елларын балаларыбызга якты хатирә итеп сөйләрбез, — диде Алабуга мәдәният һәм сәнгат көллиятенең 2нче курс студенты Илсаф Халиуллин.

— Әлеге бәйрәм безнең өчен аеруча күңелле, чөнки без имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырдык һәм хәзер ял итә алабыз. Мин һәр ел әлеге чарада катнашам, оештыруда булышам. Студент вакыты ул бик күңелле, аның тәмен белергә кирәк. Укуны тәмамлаганнан соң, белем бирү өлкәсендә эшлисем килә, мәктәптә математика предметын укытырга җыенам. Барлык студентларга да укуны яратырга, укудан тыш актив эшчәнлек белән дә шөгыльләнүләрен телим, — диде КФУның Алабуга институтының математика һәм табигый фәннәр факультетының 5нче курс студенты Ольга Чайникова.
Студент вакытта күп мөмкинлекләр ачыла, дип билгеләп үтте КФУның Алабуга институты студенты Светлана Заһидуллина.
Алмаз МАГАДИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев