Алабугада Салым хезмәте хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмен билгеләп үтте
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы районара инспекциясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бүләкләделәр.
«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә үзенчәлекле бәйрәм рухы хөкем сөрде. Бирегә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы районара инспекциясе хезмәткәрләре җыелды. Тантананың сәбәбе бик зур: Россия Салым органнары оешуга — 35 ел.
Илнең хәзерге салым системасы 1991 елда формалаша башлый. Шушы өч дистә ел ярым эчендә хезмәт гаять зур юл үтте, иң заманча технологияләрне куллана торган прогрессив структурага әверелде.
Коллегаларын юбилей белән котларга Алабугада урнашкан инспекция хезмәт күрсәтә торган барлык муниципаль районнар җитәкчеләре килде. Сәхнәдән котлау сүзләре белән Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева мөрәҗәгать итте.
«Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез һәм юбилеегыз белән котлыйм! Сезнең көндәлек хезмәтегез — саннар һәм хисаплар гына түгел. Сезнең уртак эшегез нәтиҗәсендә быелның 10 аенда бурыч 150 миллион сумнан артыкка кимеде. Сезнең хезмәтегез тирән белем, чиксез төгәллек, сабырлык һәм намуслылык таләп итә», — дип ассызыклады Эльмира Равильевна.
Хезмәткә нигез салынганнан бирле эш стажы исәпләнгән хезмәткәрләргә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Күчмә тикшерүләр бүлеге начальнигы Резеда Фәтхетдинова һәм 5 нче номерлы камераль тикшерүләр бүлеге җитәкчесе Зөлфия Нургалиева салым эшенә нәкъ 35 ел гомерен багышлаганнар. Бүген инспекциядә һөнәри тәҗрибәләре 20 елдан артык булган 30 кеше эшли.
Салым органнарында 30 елдан артык эшләгән Райнур Фәйзрахманов гаиләсен хөрмәтләү тантананың дулкынландыргыч мизгеле булды. Махсус хәрби операция башлангач, ул, уйлап та тормыйча, үз теләге белән ил мәнфәгатьләрен якларга киткән. Залда аның тормыш иптәше Зөлфия Нурулла кызы да бар иде, аңа инспекция начальнигы Лилия Закирова чәчәкләр тапшырды. Аның һәм барлык яклаучылар хөрмәтенә сәхнәдән «За тебя, Родина-мать» композициясе яңгырады, аны зал басып тыңлады.
«35 ел эчендә Федераль салым хезмәте ил белән бергә зур үзгәрешләр кичерде, — дип билгеләп үтте үзенең котлау чыгышында Федераль салым хезмәтенең 9 нчы районара инспекциясе башлыгы Лилия Закирова. — Без үсәбез. Һәм без һәркемнең хезмәте әһәмиятле икәнен төгәл беләбез. Без бүген Татарстан Республикасының 16 инспекциясе арасында рейтингта беренче урында торуыбыз белән горурланабыз».
Бәйрәм кичәсе җылы сүзләр белән генә түгел, лаеклы бүләкләр белән дә тулы иде. АМР Башкарма комитеты җитәкчесе инспекциянең иң яхшы хезмәткәрләренә мактау грамоталары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында төп бүлек начальниклары Зөлфия Нургалиева, Гөлсинә Быстрова, Ольга Биктяшева, Ирина Навашева һәм Екатерина Рябова да бар иде. Мактау грамотасы белән Лилия Закирова үзе дә бүләкләнде.
Рәсми өлештән соң бәйрәмне кунакларга чын-чынлап юбилей кәефе бүләк иткән иҗади номерлар дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев