Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Тукай һәйкәле янында бөек шагыйребезнең туган көнен билгеләп уздылар

Чарага аның иҗатын яраткан барлык алабугалы да килгән иде.

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулды
Габдулла әфәнде Тукаев — Татарстан өчен генә түгел, бар Җир шары өчен дә зур мирас калдырган шәхес. Аның иҗат җимешләрен ишетмәгән һәм белмәгән кеше бик сирәктер. Һәр татарның гимнына әйләнеп барган "Туган тел«е генә дә ни тора бит аның!

Халкыбызның бөек улына багышланган чара да нәкъ менә шул җырдан башланып китте. Аны «Айбагыр» ансамбле башкарды.

Райбашкарма комитет җитәкчесе Ленар Нургаянов алабугалыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән дә сәламләде һәм Габдулла Тукайның авыр язмышлы булып та, бөеклеккә ирешүен әйтеп узды:

— Ул дөреслек яклы булган, иҗатында да шуны чагылдырган, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен сакларга барлык көчен куйган. Шуны истә тотып, ул алып барган юлны, моңны безгә дә киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Менә хәзер дә ул горур басып тора. Без дә татарлар, үзебезнең татарлыгыбызны яклап, горурланып яшик.
Котлаудан соң Тукай һәйкәленә чәчәкләр куелды.

— Мине иң сөендергәне — шәһәребездә Габдулла Тукайның һәйкәле булуы. Мин моның белән бик тә горурланам. Димәк, без аны хөрмәт итәбез. Бигрәк тә аның әлеге мәйданда урнашуы, мәктәп каршында булуы, балаларның һәр көн Тукайны күреп узулары, зурларның аңа сәлам бирүләре мине нык сөендерә. Тукаебыз безгә зур мәдәни мирас калдырган. Һәр буын аның шигырьләрен ятлап үсә. Тукай — гасырлар шагыйре, — диде Бөтендөнья татарлар конгрессының Алабуга муниципаль районы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Гәйфи кызы Габдрахманова.

Бәйрәм татар җырлары һәм биюләр белән үрелеп барды. 26 апрель — бу безнең милләтебез өчен кадерле көн. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең директоры Әлфирә Әкбарова сүзләрен ассызыклап, чыннан да, бүгенге көндә Тукай яшәсә, ул безнең өчен сөенгән булыр иде диясе килә.

— Без курыкмыйча үзебезнең телдә сөйләшә һәм уйлый алабыз, балаларыбыз татар телен өйрәнә. Иң сөендергәне — Планета буенча без татар диаспорасы белән Сабантуйлар үткәрәбез. Һәр төбәктә татар җырлары, моңы яңгырый.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Эльмира Хисаметдинова әйтүенчә, Габдулла Тукайның шигырьләре мәгънәле, һәр чор өчен дә актуаль. Аның иҗатын алдагы яшь буынга тапшыруда мәктәп һәм гаиләнең роле бик зур.

— Тукайны кечкенәдән укып үстек. Әле ул чыбык очы гына булса да, безгә кардәш кеше дә. Минем дәү әнием, әтиемнең әбисе Тукайның әнисе белән бер авылдан булган. Әбиемнең сөйләве буенча, Тукай Казанда торган вакытта аларның абыйсы янына килеп йөргән. Ул истәлекләр бик җылы һәм якты. Бәлки шуңа күрәдер дә, без аңа үз кешебезгә кебек карыйбыз, — диде ул.

Алинә Сабирҗанова да үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты: «Тукай тормышны яратырга, аның һәрбер минутын кадерләп яшәргә өндәгән. Мин аның шигырьләрен бик яратып укыйм».

Әлеге чарага килгән һәр кеше дә күңеленә рухи азык алгандыр. Алга таба да аның иҗаты, гомумән, татар әсәрләре артсын, булганнары озын гомерле булсын иде дип телибез. Әйтеп китү зарур: аның һәр шигырендә асыл мәгънә салынган — шуңа игътибар итсәк иде.
Таңсылу АРСЛАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев