Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада 1979 елда төзелгән йорт ишегалдын төзекләндерәчәкләр

Биредә шушы елның икенче кварталында эшкә керешәчәкләр.

Әйләнеч шоссесы, 21а адресы буенча урнашкан ишегалды 15 апрельдән 30 майга кадәр бөтен Россия буенча уза торган төзекләндерү объектлары исемлегенә керде.

73 яшьлек Валентина Крюкова Әйләнеч шоссесында урнашкан йортта яши:
— Без, бу йортта яшәүчеләр, ишегалдыбызның төзекләнәчәгенә бик шат. Биредә юлны яңартырга, яктырткычларны төзекләндерергә планлаштыралар. Бу бик яхшы эш, — ди Валентина Тихоновна.

Әйләнеч шоссесы, 21а номерлы өч катлы йорт 1979 елда төзелгән. Халык ишегалдын төзекләндерү өчен узган ел тавыш биргән, ә быел ул «Безнең ишегалды» республика программасына кергән.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе урынбасары Адель Шакиров әлеге ишегалдында асфальт катламы алмаштырылачак, тротуарлар төзекләндереләчәк, урам утларын ремонтлаячаклар, дип сөйләде. Балалар мәйданчыгы яңартылачак, әлегә анда, Адель Шакиров әйтүенчә, балалар өчен урнаштырылган таучыклар һәм атынгычлар тормыш өчен куркыныч.

Идарәче компания көче белән иске корылмаларны сүтәчәкләр. Шулай ук бу территориядә парковка кесәләре, кер һәм келәмнәр киптерү урыннары булачак. Биредә шушы елның икенче кварталында эшкә керешәчәкләр.

Программа таләпләреннән берсе — ишегалдындагы асфальт катламына ремонт кирәклеге һәм йортның 2014 елга кадәр төзелгән булуы.

— 15 апрельдән җәмәгать территорияләрен сайлау өчен старт бирелде. Тавыш бирү дәвам итә. Анда 3087 ишегалды катнаша. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча бөтен республика буенча 2023 елга «Безнең ишегалды» республика программасына керәчәк ишегаллары сайланачак. Быел «Безнең ишегалды» программасында 1200 ишегалды катнаша, шуларның 200е халык тавыш бирү юлы белән сайлап алынды. Калган ишегаллары муниципалитетлар тарафыннан сайлана. Анда инде йортларны да капиталь ремонтлау булачак, — ди Адель Шакиров. Киләсе елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать киңлекләрен 30 майга кадәр сайларга мөмкин. Сораштыру киләсе елда республиканың барлык 45 районында да төзекләндерү өчен сайланасы җәмәгать киңлекләрен үз эченә ала. Халык үз тавышын билгеле бер районда яки шәһәрдәге урынга гына бирә ала. 2022 елда тавыш бирүгә барлыгы 204 объект күрсәтелә — бу парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар, скверлар.

Иҗтимагый киңлекләр ишегалды территорияләре белән бергә яңартыла. Мондый комплекслы якын килү нәтиҗәсендә ишегаллары уңайлы һәм куркынычсыз маршрутлар аша парклар белән тоташтырыла һәм бердәм шәһәр челтәре формалаша.

Тавыш бирү gorodsreda.tatar.ru. сайтында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев