Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды

Шәһәр Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Истәлекле дата уңаеннан кунакларны 2 нче балалар музыка мәктәбенең тынлы оркестры музыкасы астында Суворов училищесы курсантлары каршы алды. 

Барлык катнашучыларны бәйрәм белән Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков котлады.

«Ватанны саклау — һәр ир-атның горурлыгы. Көчле армия һәм флоттан башка нык һәм бөтен дәүләт була алмый, бигрәк тә Россия Федерациясе кебек. Армия частьләрен, флотны, авиацияне техник яктан яңадан коралландыру — безнең өчен әһәмиятле вакыйга. Без хәрби куәтебезне җиһазлау һәм аның сыйфаты буенча алдынгы позицияләрдә торабыз», — дип ассызыклады ул.

Традиция буенча, бу көнне бәйрәм концертында Ватанны саклаучыларны гына түгел, хәрби хәрәкәтләр зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган егетләрнең аналарын да хөрмәтлиләр. 
Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Кораллы Көчләр сафларында 130 дан артык якташыбыз хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев