Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада волонтер-медикларны бүләкләделәр

Пандемия вакытында алар шәһәр кешеләренә дарулар таратканнар.

 Бүләкләү тантанасы «Кама» уку театрында узды.

— Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева без «Профсоюз лекторие» дип атаган проектны тормышка ашыру турында карар кабул итте. Ул берничә лекциядән торачак. Беренчесе Татарстан Республикасында социаль партнерлыкның 30 еллыгына багышланган иде. Без студентларга социаль партнерлыкның нәрсә икәнен аңлатабыз, илебездә иҗтимагый институтның үсеше һәм профсоюз хәрәкәте турында; Россиядә, бигрәк тә Казан губернасында аның кайчан барлыкка килүе хакында сөйлибез.

Профсоюзлар тормышка ашырган эшчәнлек юнәлешләренә дә тукталабыз. Ике атна эчендә без Яр Чаллы, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә булдык, ә бу юлы Алабугага килдек.Уку елы ахырына кадәр чыгарылыш курс студентлары белән аралашу өчен медицина көллиятләре һәм техникумнары булган барлык эре муниципалитетларны колачларга планлаштырабыз, — ди ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров.

Лекцияләрдән соң волонтерларны — беренчел кирәкле продуктларны һәм даруларны китерүдә актив катнашучы студент-медикларны бүләкләделәр. Ике елдан артык вакыт эчендә волонтерлар 3245 адреста булдылар.

— Без Алабугада волонтерлар хәрәкәте барлыгы һәм Алабуга медицина училищесының бу юнәлештә актив булулары белән горурланабыз. Шунысы куанычлы, студентлар мохтаҗларга үзләре теләп ярдәм итә, — дип өстәде Марат Гафаров.

Сүз уңаеннан, бу көнне 15 студент медикны бүләкләделәр. Шуларның берсе — 4 курста «Дәвалау эше» белгечлеге буенча укучы Евгений Тарасов. Ике ел элек ул волонтерлар сафына аяк баскан, мохтаҗларга — өлкән яшьтәге гражданнарга һәм коронавирус белән авырган кешеләргә медикаментлар ташый. Киләчәктә Евгений фельдшер булып эшләргә ниятли — аңа кешеләргә ярдәм итү ошый. 3 курс студенты Глеб Кашеваров та медицина хезмәткәре һөнәрен аңлы рәвештә сайлаган: аның планнарында — югары хәрби-медицина белеме алу. Әлегә ул «Сестринское дело» белгечлеге буенча укый.

Волонтерлык белән өч ел шөгыльләнү дәверендә, башка волонтерлар кебек үк, ул өйләргә дарулар алып килә, кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән төрле чаралар оештыруда ярдәм итә.

2 курс студенты Гөлназ Вилданова волонтерлык белән ел ярым шөгыльләнә. Азык-төлек продуктларын китерүдән тыш, калган волонтерлар белән бергә, өлкән яшьтәге кешеләрнең фатирларын җыештырырга булыша. Кызга әле 18 яшь тулмаганга, ул әлегә дару тарата алмый, бары өземтәләрне сырхауханәдән даруханәгә алып килә. Кызның планнары зур — киләчәктә ул табиб-травматолог яки кардиолог булырга тели.

Училищеның волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Әнисә Минһаҗевага лаеклы бүләк — «COVID-19 пандемиясе белән көрәштә казанышлары өчен» истәлек медале тапшырылды. «Бу безнең уртак тырышлыгыбыз», — дип тыйнак кына җавап бирде Әнисә Әнвәр кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев