Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 4000 кечкенә чыршы утырттылар

Алар 1 гектар мәйданда утыртылды.

Акциядә катнашучылар фашизмга каршы көрәшкән батыр якташлары, туганнары истәлегенә чыршы утыртты. Монда студентлар, полиция хезмәткәрләре, педагоглар, заводта эшләүчеләр һәм тагын башка бик күп һөнәр ияләре бар иде. Алабуга урман хуҗалыгы дүрт меңгә якын кечкенә чыршы бүлеп биргән.

— Заявкада 1 гектар мәйдан бар, бүген барысын да утыртырга өлгерәбез. Участок очраклы сайланмады — заводлар күп булганлыктан, без махсус икътисади зона территориясе тирәсен яшелләндерергә телибез, үзенә күрә яшел билбау булачак, — дип аңлатты урманны торгызу инженеры Оксана Смирнова.

Балалар экология-биология үзәге хезмәткәрләре уртак акциягә беренче тапкыр чыккан. Моңа кадәр Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә алар үзәк территориясендә алма һәм слива агачлары утырткан.

— Без бу акциядән читтә калмыйбыз: тәҗрибә участогында «Хәтер бакчасы» һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан герой-пионерлар хөрмәтенә алма һәм слива утырттык. Минем ике бабам да сугышта булган. Бүген мин алар һәм шул елларда һәлак булган башка сугышчылар истәлегенә эшлим, — ди балалар экология-биология үзәге методисты Венера Вәлиева.

— Без ел саен яңа урман утыртуда катнашабыз. Күк йөзебез тыныч булсын, урманнар гөрләп үссен, һаваларыбыз чиста булсын дип тырышабыз, — диде «Барс» яшьләр үзәге хезмәткәре Юлия Пивторонис.

Артем Чабанов коллегасының фикерен уртаклаша һәм бу акция яшь буын өчен аеруча мөһим дип саный.

— Минем бабам Иосиф Чабанов Бөек Ватан сугышында катнашкан. Һәр гаиләнең үз геройлары бар, шуңа күрә яшьләр өчен мондый чаралар аеруча кирәк дип саныйм, — ди ул. 

Полиция хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар да ел саен истәлекле агач утыртуда катнашалар.

— Безнең хезмәткәрләр Ватан хакына һәлак булган геройлар истәлегенә урман утырта. Бу хәтер мәңге саклансын иде, — дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча матбугат белән элемтә бүлеге инспекторы Надежда Назарова. 

Исегезгә төшерәбез, ел саен бөтен ил буенча «Хәтер бакчасы» акциясе барышында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион агач утыртыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев