Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугада яңа УЗИ аппараты алабугалыларга сыйфатлы тикшерү узарга мөмкинлек бирә

Үзәк район хастаханәсенә ультратавыш тикшеренүләре өчен яңа аппарат кайтартылды.

Ул бу атнадан алабугалыларга хезмәт күрсәтә башлады. УЗИ аппараты Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән җирле бюджет хисабына сатып алынды.

Моңа кадәр Үзәк район хастаханәсенә тагын бер күчмә УЗИ аппараты тапшырылган иде. Хәзер ул кан тамырлары үзәгендә урнашкан, аны шулай ук реанимациядә, кабул итү бүлмәсендә һәм йөри алмаучы пациентларны караганда кулланалар.

Хастаханәнең ультратавыш диагностикасы табибы Изольда Сәфәрова билгеләп үткәнчә, яңа УЗИ аппараты йөрәк-кан тамырлары системасын һәм эчке органнарны тикшерү өчен билгеләнгән.

«Бу югары класслы аппарат, ул кеше организмының барлык органнарын һәм системаларын тикшерергә, кечкенә генә үзгәрешләрне дә күрергә һәм төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә. Авыруны дәвалау дөрес диагноз куюга бәйле. Әлеге аппарат булырга мөмкин булган патологияләрне башлангыч стадияләрдә ачыкларга сәләтле. Ул бик яхшы программа белән тәэмин ителгән, ультратавыш диагностикасының гамәлдәге стандартлары нигезендә тикшерергә һәм исәпләүләр башкарырга мөмкинлек бирә. Барлык хезмәттәшләрем, пациентлар исеменнән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевка күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерәбез», — диде Изольда Сәфәрова.

Моңа кадәр эшләгән УЗИ аппаратлары инде шактый искергән, тикшерү мөмкинлеге дә заманнан артта калган. Сүз уңаеннан, апрель аенда хастаханә яңа колоноскоп та алачак. Ул юан эчәклеккә диагностика максатларында эндоскопик тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Колоноскоп ТР Дәүләт Советы депутаты, «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры Леонид Барышев инициативасы буенча «Махеев» хәйрия фонды хисабына сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев