Алабугалылар гает намазы укыдылар
Районыбызның барлык мәчетләрендә, бигрәк тә Алабуганың Җәмигъ мәчетендә Ураза гаете намазы укылды.
Бүген барлык мөселманнар — Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Бу барыбыз өчен дә Бөек көн. Рамазан ае тәмамланды.
Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов бәйрәм вәгазе укыды. Аннары мөселманнар бәйрәм намазын укыдылар, хөтбә, Раббыбызны зурлап тәкъбир әйттеләр.
Җәмигъ мәчетендә Нургаянов Ленар Фәрит улы район җитәкчесе Рөстәм Нуриев исеменнән килгәннәрне сәламләп, изге теләкләрен ирештерде.
— Тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Гаиләләрегезгә шатлык, иминлек, тынычлык телимен, — диде ул.
Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов: «Барча тереклекне юктан бар итеп, безнең һәрберебезне гел дә ризык белән тәэмин итүче, Рамазан айларына ирештерүче, изгелек кылырга мөмкинлек бирүче, бүгенге көндә безне Гает намазларына китерүче бердән-бер хуҗабыз Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлебез. Шушы Рамазан аенда изгелекләр кылырга тырыштык, уразаларыбызны тоттык, намазларыбызны укыдык, хәер-сәдакәләр бирдек, мохтаҗларны кайгырттык».
Аллаһ Раббыбыз барыбызга да сәламәтлек, җан тынычлыгы, мул тормыш, якыннарның кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле озын гомер кичерергә насыйп итсен. Котлы булсын Ураза бәйрәме!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев