Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабугалылар «Җиңү диктанты» Бөтенроссия тарихи акциясендә катнашты

«Җиңү диктанты»нда катнашучыларга 25 сорау тәкъдим ителде.

Хәтерләсәгез, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына чара беренче тапкыр 2019 елның 7 маенда узган иде. Анда 9 яшьтән 90 яшькәчә 150 меңнән артык кеше катнашкан иде. Шуннан соң аны ел саен үткәрергә карар кылдылар.

Менә без, төрле һөнәр ияләре, быел да тарихтан белемнәребезне сынарга булдык. "Җиңү диктанты«нда катнашучыларга 25 сорау тәкъдим ителде, 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк иде. 

Алабуга районының Җәмәгать советы рәисе Айрат Кавиев әлеге чарада икенче ел рәттән катнаша. Әйтүенә караганда, сораулар авыр, ләкин бу безнең тарих, без аны белергә һәм үсеп килүче буынга тапшырырга тиеш. 

− Үзем тарих фәннәре кандидаты булсам да, алдагы көндә утырдым да Бөек Ватан сугышы тарихын карап чыктым, яңа чыккан язмалар белән таныштым. Быел бирелгән сорауларның яртысына җавапны белә идем, яртысын мантыйклап уйларга туры килде, −диде ул һәм киләсе елда бар кешене дә үзен сынарга чакырды.

Акция турыдан-туры һәм онлайн форматта да узды. Читтән торып катнашу өчен, чараның рәсми сайтында теркәлергә кирәк иде. Алабугада диктант мәйданчыклары итеп 9нчы мәктәп һәм КФУның Алабуга институты сайланды.

− Һәр укымышлы кеше үз иленең тарихын һәм сугыш вакыйгалары белән бәйле бар нәрсәне белергә тиеш. Мисалга, минем өчен Бөек Ватан сугышы — Җиңү хакына корбан ителгән бихисап күп гомерләр. Безнең аны онытырга хакыбыз юк, ә диктант — илебез тарихын кабаттан искә төшерү, бу бүген аеруча мөһим. Гаять күп мәгълүмат арасыннан ялган белән дөресне аера белергә кирәк, − ди ветераннар Советы Рәисе урынбасары Любовь Котлова.

Күптән түгел генә тарихны өйрәнә башлаган укучылар да чарада үз көчләрен сынап карады. Даниил Тимофеев, мәсәлән, мәктәптә әле Иван III идарә итү чорын гына өйрәнүгә карамастан, диктанттан курыкмаган.

— Өйдә сайтта тестлар үттем. Башта бик авыр булса да, берникадәр вакыттан соң мин сорауларга дөрес җавапларны ятладым, кайчандыр ишеткән һәм белгән фактларны искә төшердем. Диктантны башкарып чыга алырмын дип уйлыйм, − диде Даниил.

«Җиңү диктанты» на нәтиҗә октябрьдә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев