Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуганың 1369 укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Алда — чыгарылыш кичәсе, ләкин аларның төп игътибары — имтиханнарга әзерлектә, алар инде якын гына.

Шатлыклы да, дулкынландыргыч та вакыйганы кичә шәһәр-районда 1369 укучы билгеләп үтте, шуларның 400е — унбер, 969ы — тугыз сыйныфны тәмамлаучылар.

Көтеп алган һәм бераз моңсу бу көнне күпләрнең хисләре ташты, кичерешләре зур тормышка аяк басу бәхете белән кушылган иде.
− Мин 1нче мәктәпкә ике ел элек күчкән идем, классташлар белән шулай дуслашырбыз дип уйламадым да. Алар иң мәрхәмәтле һәм яхшы булып чыкты. Хушлашасы килми, − ди Диана Мөхәмәтҗанова, ул яшьләрен тыя алмады, ә сыйныфташлары, чын дусларча кочаклап, аны тынычландырырга тырышты.

− Мәктәптән, озак вакыт бергә укыган иптәшләрдән аерыласы килми, ләкин барыбер шатлык та бар, − диде Ксения Макарова.

Быел 1нче мәктәпнең 11 сыйныфын барлыгы сигез укучы бетерде, үзләренең әйтүенә караганда, аз санда булу аларны тагын да татуландырган, бердәм иткән. 

Соңгы кыңгырау бәйрәме белән тугыз сыйныфны тәмамлаучыларны да котладылар. Университет мәктәбендә укучыларга шәһәр Советы депутаты Александр Деготьков мөрәҗәгать итте.

− Йомгаклау аттестациясе алды нык дулкынландыра. Тугызынчы сыйныфны төгәлләү — олы тормышның беренче баскычы, яңа белемнәр алуга карар кабул итү вакыты, җәмгыяткә югары белемле белгеч булып керергәме яисә җитештерүгә тотыныргамы, анда да хәзер яшь, актив кешеләр таләп ителә.

Сезнең әле бары да алда, юл башында гына торасыз, һәм мин исемнәрегезнең безнең җиребезне данга төргән Шишкин, Дурова, Бехтерев һәм башка йөзләгән исемнәр кебек яңгыравын телим, − диде ул.

Анда балалар гына түгел, ата-аналар да концерт чыгышлары әзерләгән иде.

− Мин 11нчегә барам һәм тагын бер соңгы кыңгырауда булачакмын, шуңа күрә чыннан да соңгы кыңгырауга җыелучылар өчен аның онытылмаслык булуын телим, − диде бәйрәм программасын алып баручы Алексей Ермаков.

Алда — чыгарылыш кичәсе, ләкин аларның төп игътибары — имтиханнарга әзерлектә, алар инде якын гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев