Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ВАКЫЙГАЛАР

Алабуганың 8нче мәктәбенә Россия Герое Станислав Большаков исеме бирелде

Тантана 1 сентябрьдә бәйрәм линейкасы вакытында узды.

ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Рәисе исеменнән беренче сыйныфларны, мәктәп укучыларын һәм педагогларны әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлады.

«Бүген илебез, Татарстан һәм Алабуга районы өчен әһәмиятле вакыйга. Без шушы мәктәптә укыган гвардия сержанты Станислав Большаковны искә алабыз. Ул Россиянең өч хәрби миссиясендә (Кырымны кайтару операциясендә, Сириядә халыкара террорчылыкка каршы көрәштә һәм махсус хәрби операциядә) катнашты», — дип искәртте министр.

Аның сүзләренчә, безнең көннәрдә яшьләрнең үз геройларын — йөрәк кушуы буенча Ватан сагына баскан һәм хәрби бурычларын батырларча үтәгән кешеләрне белүе аеруча мөһим.

«Безнең бурыч — намус һәм дәрәҗә идеалларын киләсе буыннарга тапшыру. Мәктәпкә Станислав Большаков исемен бирү Россия Герое истәлеген мәңгеләштерү генә түгел, ә татарстанлыларның күп кенә буыннары өчен ватанпәрвәрлек символы да булачак», — дип искәртте Заһидуллин.

Шуннан соң Геройның тол хатыны — Елена Большакова сүз алды. Ул республика, шәһәр һәм мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, ә укучыларга мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итте:

«Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Уку еллары кызыклы һәм нәтиҗәле булсын. Минем ирем (сезнең мәктәп хәзер аның исемен йөртә) барыбыз өчен дә үз иленең чын гражданины һәм Ватанны саклауда үрнәк булуын телим. Безгә нәкъ менә шундый кешеләргә тигезләшергә кирәк».

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев