Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Алсу Фазлыева: «Бу баланы мин бик озак көттем...»

Танылган татар җырчылары Алсу һәм Азат Фазлыевларның кызлары туган.

Сабый Фазлыевлар гаиләсендә өченче бала, алар инде ике ул тәрбияли. Алсу Инстаграмм битендә үзенең сөенече белән уртаклаша:

«Бу баланы мин бик озак көттем... Әйтәм бит: карынымда кыз бала икәнен белгәч, мин моны кешегә сөйләргә түгел, хәтта моның хакта артык уйланып, хыялланып йөрергә дә курыктым. Көн дә Ходаемнан «Бар да яхшы булсын, дүрт саны төгәл булып тусын» дип сорадым.
Әтисе, котлыйм! Без хәзер күпбалалы гаилә! Ике баһадирдай улыбыз һәм кечкенә принцессабыз бар. Аллага шөкер!»

Бәби кичә кич туган. Аңлавыбызча, бәби тапканда Азат та Алсу янында булган, чөнки фотоларда бәби янында ир-ат кулы. Фазлыевлар түләүле клиникада икәнен дә ачыкладык. Сабыйның авырлыгы — 3270 кг, буе — 54 см, дип яза Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев