Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Һаваларда – йолдыз, суларда – кондыз

Менә әкәмәт, су кондызы алабугалыларның ишегалдында сәяхәт кылырга уйлаган, күрәсең, бахыр...

Кызыксынучан кондызны ничек кенә булса да коткарып калырга кирәк. Алабугалылар бу эшкә җаваплы карап, тыюлык хезмәткәрләренә шылтырата һәм аны чыннан да бәла-казадан коткарып кала. Йорт-җир тирәсендә ни булмас: иясез этләрнең саны-чамасы юк, машина йөртүчеләрнең дә күрми калып таптатуы яки имгәтүе ихтимал.

Узган көннәрнең берсендә Землянухин урамындагы 20 нче йорт янында чын-чынлап коткару операциясе барды. Су кондызына ярдәм кирәк иде.

-Вакыйга иртән иртүк башланды, шунлыктан су кондызын күреп калучылар саны да аз - нибары 5 кеше булды,- дип сөйли шушы йортта яшәүче Ольга Коваленко. Аның сүзләренә караганда, кондызның нинди дә булса бәлагә тару ихтималы йортта яшәүчеләрнең барысын берләштерде, бер генә кеше дә битараф кала алмады. Һәркем нинди дә булса хезмәтләргә шылтыратып киңәш сорады, ярдәм итүләрен үтенде.

Әлбәттә, беренчеләрдән булып ярдәмгә "Түбән Кама" милли паркының фәнни хезмәткәре Ринур Бекмансуров ашыкты. Шушындый ук кимерүче җәнлекне ул "Могҗизалар кыры" автобус тукталышы янындагы канаудан өстерәп чыгарган иде. Анысы да яшь кондыз булып, авырлыгы монысы кебек үк, ун килограмм чамасы булгандыр.

"Кондыз, күрәсең, Тойма елгасыннан күтәрелгәндер, аннан Буг елгасы буенча ишегалдындагы күлләвеккә килеп эләккәндер. Язын яшь җәнлекләрне картлачлар колониядән куып җибәрә, өлкәннәр игътибарыннан мәхрүм калган "яшь-җилкенчәккә" мөстәкыйль рәвештә азык һәм "фатир" эзләргә туры килә. Күрәсең, бу сәяхәтче кондыз шактый ерак китеп өлгергән",- ди Ринур. Хәер, аның "фатир" мәсьәләсе дә хәл ителде: аны Криуша елгасына җибәрделәр.

Коткарылган кондыз, бик тиз исенә килеп, бераз уйлап торганнан соң, суга кереп китте. Ул анда үз плотинасын корыр дип өметләнергә кирәк.

Гөлнара Салихова

Ринур Бекмансуров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев