Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Батырлар көне

Алабуга политехника колледжында укучылар белән РФ Кораллы Көчләре вәкилләре белән очрашуы булды.

Монда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм кайнар нокталардагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, күптән түгел армия сафларында хезмәт срогын тутырып кайтучылар чакырылган иде.

Бу көнне Ватаныбызны саклаган барлык батырлар искә алынды. Шул ук вакытта әлеге уку йортын тәмамлап Чечен Республикасында хезмәт иткәндә Ватан алдындагы бурычын үтәп һәлак булган Ленар Тимергалиев һәм Давыд Добашны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Шәһәр ветераннар советы рәисе Рәкыйп Мөбарәкшинга истәлекле бүләк тапшырылды.

Очрашу барышында чыгыш ясаган хәрби хезмәт нигезләре җитәкчесе Инсаф Вәлирахманов илебезгә сау-сәламәт, кыю, батыр, алга әйдәп баручан белемле кшкләр кирәк булуын искәртте. Алар илебезнең чәчәк атуы өчен укырга, эшләргә һәм кирәк икән Ватаныбызны сакларга әзер булырга тиеш, диде ул. Менә шунлыктан бүген педагоглар алдында студентларга хәрби-патриотик тәрбия бирү бурычы тора.

Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте һәм кунаклар аннан бик канәгать калды. Өлкәннәр студентларны Ватаныбызга тугрылыклы калырга, аны саклау өчен әзер булырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев