Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Бөтен сораулар буенча – “бер тәрәзәгә”

Алабугада район электр челтәрләренең административ бинасы ачылды. Тантаналы ачылу кичәсендә Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, "Сеть компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фардиев, компаниянең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре.

Яңа офис ачылу РУЭС челтәрләренең яңа бинасы төзелгәннән соң мөмкин булды. Аның төзелүе турында карар шәһәр һәм район Алабуга РЭСларын берләштергәннән соң кабул ителгән иде. Эшләр быел май аенда башланды.
Яңа бинаның беренче этажында иң эреләрнең берсе булган, сан буенча республикада җиденче, кулланучыларга хезмәт күрсәтә торган Үзәк ачылды.
- Монда иң мөһиме - "бер тәрәзә" форматында кулланучыларга хезмәт күрсәтә торган Үзәк. Бу халыкка уңайлы итеп эшләнгән. Биредә энергетика белән бәйле теләсә нинди сорауны хәл итәргә мөмкин, - дип билгеләп Геннадий Емельянов.
Кулланучыларга хезмәт күрсәтә торган Үзәктә электр челтәрләренә технологик тоташтырылуга, электроэнергия исәпләү приборларын куярга, тоташтырырга, алмаштырырга, бер тарифтан икенче тарифка күчәрергә гариза бирергә, аларның күрсәткечләрен бирергә һәм әзер кәгазьләрне алырга мөмкин. Моннан тыш, "Сеть компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Ильяс Хисаметдинов сүзләренчә, гариза бирергә һәм шулай ук югарыда санап кителгән хезмәтләрдән элетрон юл белән дә кулланырга мөмкин.
- Электрон рәвештә бирелгән гаризалар саны ел саен арта. Мисал өчен, 2014 елда алар 3 процент булса, 2015 елда инде 6,5 процент. Быел без 12 процент дәрәҗәсенә ирешербез, дип уйлыйм. Кешеләр бу яисә теге хезмәтләр белән өйдән чыкмый гына файдалануның уңайлы икәнен аңлый, - дип өстәде Ильяс Хисаметдинов.
Электрон рәвештә гариза бирер өчен сеть компаниясенең сайтына чакыру ясарга кирәк, яки 8-800-2000-878(тәүлек буе) контакт-үзәк телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кулланучыларга хезмәт күрсәтә торган Үзәктә ачылу белән алабугалыларның яңа мөмкинлекләре ачылды, ә моңа кадәр аларга энергия белән тәэмин ителеш сорауларын диспетчер хезмәтенә шалтыратып хәл итәргә кирәк иде. Әле шәһәрдәшләребезгә тагын да уңайлы булсын өчен, район башлыгы кушуы буенча РУЭС бинасына кадәр җәмгыять транспортының яңа маршруты эшләнәчәк һәм яна тукталыш павильоны куелачак. Бу сорауны ел азагына кадәр хәл итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев