Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Җем-җем итеп бал­кыр ут­лар

Уз­ган ел Ала­бу­га урам­на­ры­ның Яңа ел­га би­зә­ле­ше бе­лән кем­нәр ге­нә ка­нә­гат бул­ды икән?! Урам­нар­да­гы җем-җем ут­лар, ма­тур шар­лар элен­гән би­ек чыр­шы, кыш ба­бай, кар кы­зы сын­на­ры ме­нә шу­лар кү­ңел­дә яңа ел ру­хы ту­ды­ра да ин­де. Бы­ел Ала­бу­га­ның би­зә­ле­ше ти­еш­ле та­ләп­ләр­гә ту­ры ки­леп һәр­кем­нең кү­ңе­ле­нә һуш ки­лер­лек бу­лыр дип фа­раз­ла­на. Шу­ңа...

Бы­ел яңа ел чыр­шы­сы шә­һәр­дә өч урын­да: үзәк чыр­шы - Шиш­кин бу­а­ла­рын­да бу­ла­чак, 4 нче мик­ро­ра­йон һәм шә­һәр мә­дә­ни­ят са­рае кар­шын­да да бәй­рәм күр­ке бул­ган чыр­шы ут­ла­ры бал­кы­я­чак. Әле­ге чыр­шы­лар өчен җа­вап­лы зат­лар да ин­де бил­ге­лән­гән.

Үзәк чыр­шы­га тө­шү юлы Ле­нин мәй­да­нын­нан ук би­зә­лә баш­ла­я­чак. Ут­лар җе­мел­дәү­че ар­ка­дан чы­гу­га ку­нак­лар­ны Кыш ба­бай һәм Кар кы­зы сын­на­ры кар­шы­ла­я­чак. Гас­сар ура­мын­да­гы һәр би­на зәң­гәр һәм ак төс­ләр бе­лән җе­мел­дәү­че ут­лар бе­лән би­зә­лә­чәк. Гас­сар ура­мын­нан баш­лап Шиш­кин бу­а­ла­ры­на ка­дәр сәү­дә рәт­лә­ре те­зе­лә­чәк. Үзәк чыр­шы­ның би­ек­ле­ге 18 метр бу­ла­чак. Чыр­шы ур­та­да бал­кы­са, аның янә­шә­се­нә боз­да ти­мер аяк­та шуу өчен ка­ток та яса­ла­чак.

Шә­һәр урам­на­рын­да да һәр би­на­га ак һәм зәң­гәр төс­тә­ге ут­лар гы­на эле­нә­чәк һәм алар­ның би­на­лар­ның ар­хи­тек­ту­ра­сын сак­лап эле­нүе шарт. Ре­нат Ха­ши­мов әй­тү­ен­чә, җи­тәк­че­ләр­нең һәр­кай­сы үз­лә­ре­нә би­рел­гән эш­не ти­е­шен­чә, җи­ре­нә җит­ке­реп үтәгән­дә ге­нә ку­ел­ган мак­сат­лар­га ире­шер­гә мөм­кин бу­ла­чак. Ке­ше­не ма­тур­лык тәр­би­я­ли, бу эш­кә ва­кыт­ны кыз­ган­ма­сак иде.

Л.Зин­нә­то­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев