Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ВАКЫЙГАЛАР

Ил агасына 75 яшь тулды

Узган ял көннәрендә үзәк телевидение һәм республика каналларында Андрей Карауловның Татарстанның Беренче Президенты, бүгенге көндә Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең 75 еллык юбилеена багышланган "Ата" документаль фильмы һәм аның "Известия" газетасына биргән әңгәмәсе нигезендә эшләнгән тапшыруларны карап халык сөенгәндер.

Чынлап та, Минтимер Шәймиевкә Республикабызга илдәге иң катлаулы чорда - плансыз реформалар, хаос, ил байлыгының төрле әтрәк-әләмнәр тарафыннан таланып баруы чорында җитәкчелек итәргә туры килде. Ваучерлаштыру Рәсәй икътисадын төпсез көймәгә утырткан бер мәлдә, ул Татарстан байлыгын чит кулларга эләгүдән, икътисадның юкка чыгуыннан саклап кала алды. Аның тарих битләренә "базарга йомшак керү" принцибы үзен тулысынча аклады. Татарстанлылар промышленностьның күп тармакларын, авыл хуҗалыгын үз эзеннән алып баруын дәвам итте. Алай гына да түгел, авылга күрсәтелгән дәүләт ярдәме аны тәмам төпкә утырудан алып калды һәм бу тармак башкаларга үрнәк булырлык дәрәҗәдә үсеп алга китте. Безнең Республика бүгенге көндә бары тик Краснодар краеннан гына калыша.

Зирәк акыллы дәүләт эшлеклесе турында бөтен дөнья Шәймиев феномены" дип кабатлый икән, димәк, без яраткан, хөрмәт иткән Беренче Президентыбыз алып барган сәясәт үзенең халыкчанлыгы, хокукый нигезләнгәнлеге һәм республика мәнфәгатьләрен генә түгел, бәлки Рәсәйнең бөтенлеген саклап калуга юнәлтелгән булуы белән бүгенге сәясәтчеләрне таң калдырды дигән сүз. Республикабыз өчен авыр елларда ул бөтен авырлыкны үз өстенә алды, республикага теш кайраган сәясәтчеләрне урыннарына утырта, үз дигәненә ирешә белде, Рәсәй җитәкчеләре белән уртак тел тапты. Татарстанлылар гына түгел, Бөтенрәсәй, бөтен дөнья Аны таный, хөрмәт итә, бәяли. Аны юкка гына "Ил агасы", "Бабай" дип йөртмәделәр. Бу халкыбызның Аңа булган хөрмәте, яратуы иде. Бүген ирешелгәннәр Аның куллары, зирәк акылы белән республика халкына хезмәт итә.

Минтимер Шәрип улы хакимият дилбегәсен үз шәкертләренә калдырып, тыныч кына ял итеп ятмый әле. Бүген ул - Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фонды җитәкчесе. Аның хыялы - ерак бабаларыбыз ислам дине кабул иткән тарихи урыныбыз - Болгар шәһәрлеген, тарихи ядкәр буларак Зөя шәһәр-утравын торгызу. Бүген анда зур эшләр бара, һәм алга таба аның тулысынча башкарылып чыгасына берәү дә шикләнми.

Юбилеегыз белән, хөрмәтле ил агасы Минтимер Шәрипович!

Ш.Задә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев